Татарстан Республикасы Милли музеенда Иран һәм Татарстан хатын-кызларының дуслык атналыгын ачу тантанасы узды.

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли музеенда Иран һәм Татарстан хатын-кызларының дуслык атналыгын ачу тантанасы узды.  Бу күркәм чара Иран хатын-кызлары үз куллары белән җитештергән сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылу белән башланып китте.

Әлеге гүзәл күргәзмәгә килүчеләр, һичшиксез, андагы матурлыкка сокланудан ләззәтле кичерешләр алып китәчәк.  Казанлыларның бөек фарсы мәдәнияте традицияләренә нигезләнеп тудырылган сәнгать әсәрләре авторлары белән очрашу, әңгәмә кору, охшаган әйберләрне хәтта сатып алу мөмкинлеге дә бар.  Күргәзмә, ни кызганыч, озак дәвам итмәячәк – 20 сентябрьдә ябылачак.

Иран һәм Татарстан хатын-кызларының дуслык атналыгы программасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары белән очрашулар,  «Өченче меңьеллыкта гаилә» дигән темага Түгәрәк өстәл, «Ислам Республикасы Иранда хатын-кызларның казанышлары» темасына матбугат конференциясе, традицион иран музыкасы концертлары уздыру каралган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International