Казанда беренче тапкыр «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

12 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Казанда беренче тапкыр  «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды.    

Фестивальдә Россия Федерациясенең  17  төбәгеннән – Башкортостан, Марий-Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашстаннан, Әстерхан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Чиләбе, Самара, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан Республикасыннан 80 фольклор коллективы һәм аерым башкаручылар катнашты. 

Фестиваль кысаларында  Арча, Биектау,  Зеленодольск, Лаеш, Саба, Питрәч, Теләче  муниципаль районнарында концертлар куелды.

14 сентябрьдә фестиваль «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә дәвам итте. Интерактив мәйданчыклар, татарларның төрле этник төркемнәренең халык һөнәрчелеге, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, милли азык-төлек күргәзмәләре эшләде. Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданчыкта зур Түгәрәк уен узды, анда фольклор коллективлары да, тамашачылар да актив катнаштылар.

Фестиваль зур бәйрәм концерты белән ябылды.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International