«LaPrimavera» камера оркестрының сезоны ачылышында Аргентина җырчысы катнаша

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

«Көмеш иле» – Аргентинаның мәшһүр тангосы бөтен дөньяга мәгълүм. Шуңа да  «LaPrimavera» оркестры үзенең «көмеш» сезонын (25 ел сәхнәдә) Буэнос-Айрестан килгән танылган җырчы Джулия Зенко катнашындагы концерт белән ача.  

«LaPrimavera» оркестры белән җырчы Казанда 29 сентябрьдә концерт бирәчәк һәм бу аның Россиядә беренче тапкыр чыгыш ясавы булачак.

Концертта Казанның  Impuls бию студиясе артистлары катнашачак.  

Мәгълүмат өчен телефоннар: + 7-905-314-13-06, +7-987-289-52-98

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International