29 сентябрьдә Спас манарасы янындагы Спас-Преображение монастыре территориясендә 11 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр баһадирлар көч сынашачак, җырлар яңгырый, бию-күңел ачу, һөнәрчелек сәүдәсе киң җәелдереләчәк. Пушкин әкиятләре нигезендә «Утыз өч баһадир” дип аталган рыцарьлар турниры шулай узачак.
Казан Кремлендә бу көнне Казан, Түбән Новгород, Ижевск, Йошкар-Ола, Чиләбе шәһәрләренең тарихи вакыйгаларны торгызу белән шөгыльләнүче клубларында катнашучылар җыелачак. Елкылдап торган көбә-киемнәр кигән баһадирлар, тарихи турнирларның барлык кагыйдәләренә туры китереп, батырлык, намус гәүдәләнеше булып торачак, егетлек күрсәтәчәк. Көрәшчеләрдән иң батыр бишесе беренче турнир кубогына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булачак.
«Күңелле вакыйгалар» хәйрия фонды һәм «САМИ» клубы яшь тамашачылар өчен интерактив мәйданчыклар әзерли. Ә иң актив балалар турнирда катнаша ала. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Элемтә өчен мәгълүмат: (843) 5678 017, + 7 927 438 47 33, e-mail: kazan_kirmen@mail.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте