Бүген 16 сентябрьдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Иран һәм Татарстан хатын-кызларының дуслык атналыгы» ачыла. Анда хатын-кызлар үз куллары белән җитештергән экспонатлар: иранлыларның милли һәм традицион киемнәре, тегү-чигү әйберләре, агач эшләнмәләр һ.б. куелган.
17 сентябрьдә Дуслык Йортында 14 сәгатьтә мөселманнар киеме күргәзмәсе, 15 сәгатьтә «Өченче меңьеллыкта гаилә» темасына «түгәрәк өстәл» узачак.
18 сентябрьдә 13 сәгать 40 минутта КДМСУның камера залында, ә 20 сентябрьдә 18 сәгатьтә Дуслык Йортының концерт залында традицион иран музыкасы концерты узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте