Кичә Казанда «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале башланып китте.
12 сентябрьдә «Ливадия» шифаханәсендә фестивальне ачу тантанасы узды. Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән татар фольклор коллективы килде.
Бүген, 13 сентябрьдә, Казан шәһәре буйлап экскурсиядә булгач, коллективлар Арча шәһәренә, Лаешка, Биектауга, Теләче, Байлар Сабасы, Питрәч, Зеленодол районнарына иҗади очрашуларга чыгып киттеләр.
14 сентябрьдә 14 сәгатьтә фестиваль «Казан Кремле» музей-тыюлыгында дәвам итәчәк.
Элемтә өчен: 89276721618
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте