25 сентябрьдә 16 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында А.С. Пушкинның Казанда булып китүенә 180 ел тулуга багышланган «Фәрештәм, исәнме. Мин Казанда…» дигән күргәзмә ачыла.
Әлеге күргәзмә – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы башлангычы буенча А.С. Пушкинның Бөтенроссия музее һәм А.С. Попов исемендәге Үзәк элемтә музее (Санкт-Петербург) катнашында әзерләнгән масштаблы музейара проектның бер өлеше.
А.С. Пушкинның Бөтенроссия музее күргәзмәгә бик күп экспонат бирде, алар арасында шагыйрьнең һәм аның гаиләсенең музейдан бик сирәк очракларда гына чыгарыла торган шәхси әйберләре дә бар. Мәсәлән, Пушкинның бәрхет жилеты һәм салам эшләпәсе, хатыны Наталья Николаевнаның кешлеккә кия торган башмагы, аның тарафыннан бәйләнгән балалар юрганчыгы. Экспозициядә шулай ук Пушкинның үзе Казаннан китәсе көнне элеккеге дусты шагыйрь Е.А. Боратынскийга бүләк иткән рәсеме дә куелган.
Казанда шагыйрь нибарысы ике көн кунак була, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә алган тәэсирләре 1833 елда кичергән иҗади күтәрелешенең аерылгысыз бер өлешенә әверелә. Шагыйрь бу елны «Пиковая дама», «Капитанская дочка» кебек мәшһүр әсәрләрен, шулай ук күп кенә шигырь-әкиятләрен яза.
Элемтә өчен: 5678-067, 5678-068.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте