С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда «Дөнья соборлары музыкасы» концерты була

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

18 сентябрьдә 18 сәгать 30 минутта С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Дөнья соборлары музыкасы» концерты була.  Анда АКШ һәм Франциядә иҗат ителгән орган музыкасы яңгыраячак.  Башкаручы – Джеймс Хигдон (АКШ).

Джеймс Хигдон — Канзас университеты профессоры (АКШ), Канзас-ситидагы  Спаситель чиркәвенең музыка җитәкчесе.

Джеймс Хигдон  Марсель Дюпре әсәрләрен,  «Франциянең орган музыкасы»н, К. Сен-Санс әсәрләрен,  Жан Арист Аленның орган өчен иҗат ителгән музыкасын дискка яздырган.

Джеймс Хигдон АКШ, Германия, Франция, Канада һәм Россиядә уздырыла торган халыкара конкурслар жюрилары әгъзасы булып тора.  

Мәгълүмат өчен: 292-17-13, www.gbkz-rt.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International