23 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр Казанда «Шомбай-fest» I халыкара курчак театрлары фестивале уза. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге, «Әкият» татар дәүләт курчак театры оештыра.
Фестивальдә Россиянең танылган коллективлары һәм чит ил кунаклары үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.
Жюри «Иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы режиссерга»; «Иң яхшы актерга»; «Икенче пландагы рольне иң яхшы башкаручыга»; «Иң яхшы рәссамга»; «Иң яхшы музыкаль бизәлешле спектакль»; «Фестивальнең яңалыгы» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Фестивальдә шулай ук балалар жюрие дә эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте