4нче октябрьдә 19 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 108нче сезонын ача

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

4нче октябрьдә 19 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакле белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 108нче сезонын ача.

Яңа сезонда Камал театры тамашачыларын төрле режиссерлар куелышында берничә премьера көтә. Әлеге режиссерлар арасында Казанлылар өчен әле таныш булмаган яңа исемнәр дә бар. 108нче сезонда театрның гадәткә кергән проектлары яңа форматта тәкъдим ителәчәк. Иҗади планнардан кала, быелгы сезонда билетлар сату системасында да мөһим үзгәрешләр көтелә. Бу хакта мәгълүматны театр соңрак бирәчәк.

Татарстана Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International