ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге җырчы, режиссёр Нияз Даутовның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган күргәзмә тәкъдим итә

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

2013 елның 9 сентябреннән Татарстан Республикасы Милли музееның сәнгать бүлеге җырчы, режиссёр, укытучы һәм мәгърифәтче, РСФСРның Халык артисты (1957), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958) Нияз Курамша улы Даутовның (1913-1986) тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә.  

Нияз Даутов 1956 елдан М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында башта солист, аннары баш режиссер булып эшли. Әлеге дәвердә ул сәхнәгә 80нән артык спектакль куя. Мәшһүр татар композиторлары Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», Х.Вәлиуллинның «Самат», Р. Гобәйдуллинның «Җиһангир» опералары аның иҗатының аерым сәхифәләрен тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International