23 сентябрьдә 12 сәгать 30 минутта С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Дәүләт симфоник оркестрының яңа 48 нче концерт сезоны ачылу уңаеннан матбугат конференциясе узачак. Ә 11 сәгатьтә Казан югары уку йортлары студентлары, ветераннар өчен концерт булачак, ачык репетиция форматында уза, концертта тамашачылар беренче тапкыр Малерның Бишенче симфониясен тыңлый алачак.
Төп темалар: узган елга йомгак ясау, яңа сезонның премьералары һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте