IX Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат үзәгендә конкурс программасына кергән уен фильмнары авторлары журналистлар белән очрашты. Режиссерлар, актер һәм продюсерлар фестиваль мәйданына куйган проектлары турында сөйләделәр.
Казахстанда 2011 елда төшерелгән «Аккыз» фильмы тамашачыларда һәм журналистларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Җанибәк Җәтируовның фильмы Аллаһының җирдәге тереклеккә кадәр Изге Аккошны яралтуы турындагы риваятькә нигезләнеп төшерелгән. Пол Куртиның «Право на любовь» («Сөю хокукы») фильмы (АКШ) шулай ук күпләргә ошады. Фильмны аның продюсеры Марина Болотникова һәм актриса Әминә Жаман тәкъдим итте. Нью-Йоркта яшәгән яшь ике кеше – католик Тони һәм мөселман кызы Әминәнең сагышлы тарихы фильмның төп сюжетын тәшкил итә. Берсен-берсе яратучы яшь ике йөрәк өйләнешергә карар кылгач, Тониның туганнары ярсып бу никахка каршы төшә, ахыр чиктә алар парны аеруга ирешәләр. Яшьләрнең мәхәббәте нәфрәткә каршы торырга көчсез булып чыга.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте