IX Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында Татарстанда төшерелгән «Курбан-роман» (“Бер корбанлык тарихы”) дигән нәфис фильмны тәкъдим итү булды

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

9 сентябрьдә IX Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында Татарстанда төшерелгән «Курбан-роман» (“Бер корбанлык тарихы”) дигән нәфис  фильмны тәкъдим итү булды.

Аны Казанның «Инновация» студиясе төшерә.  Картина 2012/2013 елларда төшерелде, хәзер монтаж һәм экранга чыгаруга әзерлек  эшләре бара. Тәкъдим итү чарасында фильмнан биш минутлык өзек күрсәтелде.

Фильмдагы вакыйгалар Казанда бара. Сюжет буенча барлык каһарманнар  — иҗади һөнәр әһелләре: бертуган Марс һәм Йосыф— скрипкачылар, ахирәтләр Марыся  белән Камиләнең  берсе балерина, икенчесе – актриса. Фильмда “мәхәббәт очпочмагы” сурәтләнә: балерина Марыся Марсны ярата, тик анысы  Камиләгә өйләнә, Йосыф исә үз чиратында Марысяга карата җавапсыз мәхәббәт утларында яна.

Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы Салават Юзиев, анда Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан театрлары артистлары уйный.

Сөю утында янган йөрәкнең үзен корбан итәргә һәрчак әзерлеге «Курбан-роман» фильмының төп темасы булып тора.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International