IX Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында «Татарстан кинематографы: үткәне, хәзергесе, киләчәге» дигән фәнни-гамәли конференция узды

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

IX Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында «Татарстан кинематографы: үткәне, хәзергесе, киләчәге» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Фикер алышу «түгәрәк өстәл» рәвешендә оештырылган иде, анда катнашучылар үзләренең тәҗрибәсе һәм киләчәккә фаразлары белән уртаклаштылар.

Конференциядә фестивальнең шәрәфле кунаклары – кино белгече һәм кино тәнкыйтьчесе  Иван Форгач (Венгрия), Женева фестиваленең  арт-директоры, кино белгече һәм кино тәнкыйтьчесе  Тахар Хоучи, Татарстанның Кинематографиячеләре берлеге җитәкчесе Илдар Матуров, Татарстан режиссерлары – Илдар Ягәфәров, Алексей Барыкин, продюсер Василий Антипов, КДМСУ студентлары һәм укытучылары катнашты. 

Экспертлар соңгы вакытта Татарстанда Россия җәмәгатьчелегенең фикерен җәлеп итә торган картиналар төшерелә дигән фикергә килделәр.  Казан фестивале Татарстан киносын киңрәк таныту өчен халыкара мәйдан ролен дә үти. Казанда авторлык киносын үстерү кирәклеге турында фикер әйтелде. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый, диләр халыкта. Менә шулай, ялгышлар, уңышлы-уңышсыз тәҗрибәләр, экспериментлар аша режиссерның фикер куәсен, үзенчәлекле карашлары булу-булмавын ачыкларга мөмкин. Авторлык кинематографыннан киләчәктә жанрлы кино туарга мөмкин, дип саныйлар белгечләр.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International