9 сентябрьдә IX Казан халыкара мөселман кинофестиваленең матбугат үзәгендә конкурс программасына кергән документаль фильмнар режиссерлары катнашында матбугат конференциясе узды. Журналистлар «Меж двух миров» («Ике дөнья уртасында») (Бөекбритания, Марокко, Швеция) фильмында төп рольне уйнаган Яси Салазарга, «Дунгане. История одного народа» («Дунганнар. Бер халыкның тарихы») (Германия) фильмында төп рольне уйнаган Зануаз Арбудка һәм «Классические герои неклассических войн» («Классик булмаган сугышларның классик геройлары») фильмы режиссеры Елена Таһировага сораулар бирделәр.
Казан фестиваленнән алган тәэсирләре белән бүлешеп, Елена Таһирова: «Фестиваль төрле илләрдә төшерелгән фильмнарны карау мөмкинлеге бирә. Карашлар еш кына гаять кызыклы. Иң яхшы мәгънәсендә бәйнәлмиләллек бу», – дип белдерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте