12 – 14 сентябрьдә Казанда «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале уздырыла.
Фестивальне ачу тантанасы 12 сентябрьдә «Ливадия» шифаханәсендә узачак.
Фестиваль ябылган көндә анда катнашучылар Кремль урамы буйлап Казан Кремленә кадәр урам йөрешенә чыгачак. Кремль алды мәйданында зур «түгәрәк уен» оештырылачак. Кремль эчендә интерактив мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк, татарларның төрле этник төркемнәренең җыр-биюләре, уеннары, йолалары, узган фестивальләр лауреатлары катнашында концерт күрсәтеләчәк.
Республиканың 7 районында (Биектау, Саба, Теләче, Арча, Питрәч, Лаеш муниципаль районнары, Яшел Үзән шәһәре) РФ төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары концертлары узачак.
Фестивальдә конкурс та уздырыла. Аның йомгаклары буенча жюри 8 номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Хөрмәтле журналистлар! 10 сентябрьдә 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында әлеге фестивальгә багышланган матбугат конференциясе оештырыла. Аккредитация узу: 264-78-98, prtatar@yandex.ru
Мәгълүмат алу өчен: 89276721618.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте