IX Казан халыкара мөселман кинофестивале тамашачыларына Татарстанда төшерелгән өч мультфильм күрсәтелде һәм бик җылы кабул ителде

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

IX Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә  «Татармультфильм»ның баш режиссеры Сергей Киатров «Безнең иҗат берләшмәбезнең  анимация фильмнары   өлкәннәрдә балачакны сагыну хисләре тудыра бугай», – дигән фикер җиткерде. Журналистлар белән Иран кунагы, мультфильмнар төшерүче яшь автор Сиамак Такалло да әңгәмә корды. Аның халыкара фестивальдә катнашуы беренче тапкыр һәм Казанда  Такалло үзенең «Преступление и наказание» («Җинаять һәм җәза») дигән ике минутлык фильмын тәкъдим итә. 

Такалло иҗатта кемнәргәдер сукырларча табыну ягында түгел, ул өйрәнергә, осталыгын арттырыга һәрчак әзер. 

Режиссер һәм сценарийлар авторы Сергей Киатровның (Татарстан) «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе базасында төшерелгән «Шүрәле», «Карбыз» һәм «Мактанчык чыпчык» мультфильмнары бүген тамашачыга күрсәтелде һәм бик җылы кабул ителде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International