14 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр Казанда Дәүләт академия Малый театрының гастрольләре үтә

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр Казанда Дәүләт академия Малый театрының гастрольләре үтә.

Хөрмәтле журналистлар! 13 сентябрь көнне 16.00 дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече сәхнәсендә театрның Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе була. Исегезгә төшерәбез: әлеге гастрольләр 2013 елның 14 сентябреннән 23-нә кадәр Г.Камал театры сәхнәсендә үтәчәк.

Матбугат конференциясендә катнашалар:

Юрий Соломин - Малый театрның сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты, Россиянең Дәүләт бүләге лауреаты; Фәрит Бикчәнтәев – Камал театрының баш режиссеры, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе; Борис Клюев – Малый театр артисты, Россиянең халык артисты; Андрей Житинкин - Малый театр артисты, Россиянең халык артисты; Людмила Полякова – Малый театр артисткасы, Россиянең халык артисты.

Матбугат конференциясенә аккредитацияне әлеге электрон адрес аша үтәргә мөмкин: kamal_new@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International