8 сентябрьдә «Родина» кинотеатрында IX Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында М.Швачконың «Конец игры» («Уен тәмам») кыска метражлы уен фильмы премьерасы узды. Фильмның сценариен аргентиналы язучы Хулио Кортасар әсәре нигезендә драматург Илгиз Зәйниев эшләгән. Фильмда Кортасар әсәрендәге вакыйгалар татар авылына күчерелгән, ә Зәйниев исә, мөселманнар тормышын яхшы белүе нәтиҗәсендә, картинага татар рухы бирүгә ирешкән.
Фильм Түбән Бәрәскә авылында төшерелгән. Төп рольләрне Камал театры артисткасы Наилә Гәрәева, театрның яшь артистлары, шулай ук һәвәскәр артистлар башкара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте