«Тулы метражлы документаль фильм» номинациясенә кергән «Путь золотого динара» («Алтын динар узган юл») фильмы режиссеры Матиас Бассо катнашында матбугат конференциясе 8 сентябрьдә IX Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат үзәгендә узды.
Журналистлар әлеге фильмны быелгы фестивальнең иң күренекле вакыйгаларыннан берсе дип атадылар. Анда күтәрелгән мәсьәләләр тамашачыларны нык дулкынландырды. Фильм мөселманнарның икътисадый бәйсезлек өчен көрәше турында. Анда бөтен дөньяда көннән-көн киңрәк җәелә барган һәм ислам принципларына нигезләнгән капитализмга альтернатива булып торган «Динар» дигән хәрәкәтнең узаманнарыннан оешкан төркем турында сөйләнә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте