7 сентябрьдә IX Казан халыкара мөселман кинофестивале делегациясе Рудольф Нуриевның әнисе туган якларга – Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылына килде. Кино төшерүчеләрнең ике төркеменең һәр икесе үзләренең бөек биюче турындагы фильмнарын тамашачыларга тәкъдим итте. Фильмнарның беренчесе – Мәскәү режиссеры Т.Малованың «Рудольф Нуреев. Мятежный демон» («Рудольф Нуриев. Давыл фәрештәсе») фильмы, һәм икенчесе – Ф. Дәүләтшинның «Рудольф Нуреев. Возвращение на родину» («Рудольф Нуриев. Туган илгә кайту») картинасы.
Әнисе даһи биюченең тормышында гаять зур роль уйный: ул кечкенә улын җитәкләп беренче тапкыр Башкортостан опера һәм балет театрына алып килә, сәнгатьнең бу төренә сабыеның йөрәгендә мәхәббәт уята, соңрак, иренең тыюына да карамастан, Рудольфны халык биюе түгәрәгенә бирә. Фәридә Нуриева Әлки районының Төгәлбай авылы тумасы.
Авыл кешеләрендә фильмнар зур кызыксыну уятты. Делегация әгъзаларын һәм залга җыелган халыкны күңелле бер яңалык көткән икән. Нуриевлар Әлки районында яшәгән вакытта аларның гаиләсе белән аралашкан ханымның исән булуы ачыкланды. Туксан яшен тутырган бу ханым кайчандыр Рудольфның апасы Роза белән дус булган икән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте