Татарстан Республикасының халык артисты Сөләйманова Флюра Зыятдин кызы вафат булды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Татар музыка сәнгате зур югалту кичерә.

2023 елның 14 сентябрендә 85нче яшендә озакка сузылган авырудан соң танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Сөләйманова Флюра Зыятдин кызы вафат булды.

Ф.З. Сөләйманова 1939 елның 10 мартында ТАССРның Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туа. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1955 елда үзенең хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәренең киез итек комбинатында детальләр штамплаучы булып башлый. Бер үк вакытта урта белемне кичке мәктәптә ала, үзешчән сәнгать белән актив шөгыльләнә М.Горький исемендәге мәдәният йорты каршында композитор С. Садыкова оештырган һәм җитәкләгән хорда катнаша.

1960 елда Ф.С. Сөләйманова Казахстанга күчеп килә, Актюбинск шәһәренең филармониясендә, аннары Алма-Ата шәһәренең «Казахконцерт» оешмасында солист-вокалист булып урнаша.

1962 елда Россиягә кайткач, Ульяновск филармониясендә, аннары Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, ТАССР Министрлар Советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитетында эшли.

1971 елда аны кабат Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә чакыралар, анда ул 1991 елга кадәр эшли, һәм үзенең халык җырларыннан һәм татар композиторларының (С.Садыйкова, Р.Яхин, З.Хәбиуллин, И.Шәмсетдинов, Ф.Әхмәтов, Дж.Фәйзи һәм башкалар) җырларыннан торган бай репертуарын булдыра. Ф.З. Сөләйманова башкаруындагы «Сахралар», «Урманнарда йөрдем», «Туйлар узгач», «Иртә дә генә торам», «Алтын-көмеш» җырлары тамашачылар арасында иң популяр булып китә һәм татар эстрадасының алтын фондында лаеклы урын ала. Аның башкару манерасының аерым үзенчәлекләре һәрвакыт җанлылык, эчкерсезлек, сүзләргә, музыканың фразеровкасына уйланучан мөнәсәбәт булып тора.

Ф.З. Сөләйманова лаеклы ялга китсә дә, филармония сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы вәкиле буларак җырлавын дәвам итә.

Ф.З. Сөләйманованың югары осталыгы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелә, алар арасында ТАССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре бар. 2023 елда И.Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты булды. Аның исеме Казанның Мактау китабына кертелгән.

Кабатланмас тавышлы җырчыбыз, татар эстрадасы легендасы Ф.З. Сөләйманова үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды.

Аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Флюра Зыятдин кызы Сөләйманованың туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International