17 октябрьдә тамашачылар «Рудольф Нуриев. Давыл фәрештәсе» документаль фильмын карый алачак. Беренче тапкыр 6 сентябрьдә IX Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелгән әлеге документаль фильм нәкъ шушы көнне прокатка чыгачак.
Фильмда алып баручы ролен танылган биюче, Россиянең халык артисты Андрис Лиепа башкара. Рудольф Мәскәүгә үлем ятагында ятучы әнисе белән бәхилләшергә килгәч, Андрис Лиепа аны үз өендә кабул итә.
«Без аның нинди кабатланмас шәхес булуын вакыт узган саен яхшырак аңлый барабыз. Ераккарак китеп карасаң, бу тормышта кешенең ниләр кылганы ачыграк күренә. Рудольф һәрчак үзен ничек бар, шулай кабул итүләрен тели иде», — диде Андрис Лиепа сәхнәдән чыгыш ясап.
Тамашачылар Рудольф Нуриевның яшьлек дусты — Тамара Закржевскаяны да бик җылы каршылады. «Минем якын дустым турындагы әлеге картинада барысы да чын. Рудольф анда нәкъ тормыштагыча сурәтләнгән. Бу фильмда Нуриев шәхес буларак та, биюче буларак та ачылган», — диде Закржевская, картина тудырган тәэсирләре белән уртаклашып.
Картинаның режиссеры – Татьяна Малова. Озакламый Нуриев турындагы фильмын ул Нью-Йоркта тәкъдим итәчәк. Авторлар киләчәктә биюченең Совет илендә яшәгән тормышы турында 5 серияле фильм төшерергә уйлыйлар
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте