«Курьер» фильмы һәм Владимир Меньшов белән иҗади очрашу IX Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында Карен Шахназаров фильмнары ретроспективасын башлап җибәрде. «Киномакс» кинотеатры залы халык белән тулы иде.
«Оскар» бүләге иясе, режиссер һәм актер Владимир Меньшовның Карен Шахназаров ретроспективасына чакырылуы очраклы түгел. Ул «Курьер»да (1986) төшкәннән соң, фильмның режиссеры белән аның арасында олы дуслык башлана.
Владимир Меньшов үзенең дусты һәм хезмәттәше турында сөйләде.
Карен Шахназаров фильмнары «Киномакс» кинотеатрында («Тандем») 10 сентябрьгә кадәр күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте