10 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә “Әкият” курчак театрының кече залында Габдулла Тукай әсәрләренең гарәп теленә тәрҗемә ителгән җыентыгын тәкъдим итү чарасы узачак. Тукай әсәрләренең тәрҗемә авторы – танылган гарәп язучысы Ашраф Әбу Аль-Язид. Китапны тәкъдим итү кичәсенә күренекле язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, гарәп мәдәнияты вәкилләре чакырулы. Тамашачыларга курчак театры тарафыннан Тукай әсәре буенча куелган “Кәҗә белән сарык” спектакле дә тәкъдим ителәчәк.
Чараны Татарстан Язучылар берлеге оештыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге