Казанда IX Халыкара мөселман кинофестивале ачылды

2013 елның 6 сентябре, җомга

5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр  Татарстан башкаласында IX Казан халыкара мөселман кинофестивале уза.  Фестиваль алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе узды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин әйткәнчә, форумда Россия, Европа, Азия, БДБ илләре кино төшерүчеләре катнаша. 50 фильм: 20 уен (10 тулы метражлы һәм 10 кыска метражлы), 20 документаль (10 тулы метражлы һәм 10 кыска метражлы) һәм 10 анимация тасмасы көч сынаша. Конкурс программасыннан кала, тамашачылар игътибарына программадан тыш фильмнар да тәкъдим ителәчәк.  

Төп конкурс программасына кергән фильмнарны режиссер Карен Шахназаров җитәкчелегендәге халыкара жюри бәяләячәк. Аның составына кино тәнкыйтьчесе һәм мәдәният белгече  Вера Лангерова (Чехия), иранлы режиссер һәм продюсер Дариуш Мехрджуи, сценарийлар иҗат итүче һәм режиссер Камәр Камалов (Үзбәкстан), кино тәнкыйтьчеләре Али Коса (Төркия), Людмила Перегудова (Украина), әдип Разил Вәлиев (Татарстан) керә.

Картиналарга бәя биргәндә, жюри нәрсәгә таянып эш итәчәк дигән сорауга  Карен Шахназаров: «Сәнгать әсәре буларак кино йөрәк аша узарга, дулкынландырырга тиеш, шуңа күрә бәя бирүебез дә йөрәк кушканча булачак», – дип җавап бирде.

IX Казан кинофестиваленең кадерле кунаклары: Кшиштоф Занусси (режиссер Польша), Андрис Лиепа (балет артисты), Шамил Хаматов (театр һәм кино актеры), Владимир Меньшов (режиссер, актер), Дмитрий Дюжев (режиссер, актер), Валентина Талызина (театр һәм кино артисты), Максим Панфилов (режиссер), И. Форгач (кино тәнкыйтьчесе, Венгрия), Миролюб Вучкович (кино белгече, Сербия), Аббас Арнаут ( «Әл-Җазирә» фестиваленең генераль директоры), Тахар Хоучи (кино журналисты, Женевадагы  кино фестиваленең арт-директоры), Эмилио де Ла Чьезо («Семь рек» («Җиде елга») фестивале директор) һ.б.

Фестиваль кысаларында кино сәнгате мэтрлары осталык дәресләре уздырачак, фестивальдә катнашучылар белән иҗади очрашулар, кино сәнгатенең актуаль мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр, матбугат конференцияләре үтәчәк.  

Конкурс программасы «Родина» кинотеатрында, конкурстан тыш программалар – «Мир», «Гранд Синема» «Киномакс» («Тандем»),  Халыклар дуслыгы йорты кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International