8 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Казанда Хәзерге заман фото сәнгате күргәзмәсе эшләячәк

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

8 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге ярдәме белән оештырылган Казанда Хәзерге заман фото сәнгате күргәзмәсе эшләячәк.  

Фестиваль хәзерге заман фото сәнгатен популярлаштыру, аңа ярдәм итү һәм шул өлкәдә иҗатны үстерү максатларында уздырыла.  Анда яше уналтыдан узган һәвәскәрләр белән беррәттән, һөнәри фотографлар да катнаша ала. Катнашучыларның яшәү урыннарына карата да чикләү юк.

Фестиваль кысаларында күргәзмә һәм мәгърифәти программалар – иҗади очрашулар, осталык дәресләре,  тематик семинарлар, лекцияләр узачак.

Республика фотоконкурсының абруйлы жюрие түбәндәге номинацияләрдә бүләкләр тапшырачак: «Иң яхшы туй фотографы», «Иң яхшы репортажлар фотографы», «Компьютер сәнгатендә иң яхшы фотограф», «Портрет жанрында иң яхшы фотограф» һәм «2013 елгы Универсиадада иң яхшы  фотограф».

Фестиваль 8 сентябрьдә 12 сәгатьтә «WorkBox» коворкингында ачыла (Казан, Декабристлар урамы, 133, 7 катта).

Телефон: 89520310535

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International