«Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» I Халыкара курчак театрлары фестивале узачак

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Шомбай-fest» I Халыкара курчак театрлары фестиваленә әзерлек бара. Анда Россиянең мәшһүр коллективлары һәм чит ил кунаклары катнаша.  

Фестивальдә түбәндәге номинацияләр каралган: «Иң яхшы спектакль»; «Режиссерлык өлкәсендә иң яхшы эш»; «Иң яхшы актер»; «Икенче планда уйнаучы иң яхшы актер»; «Иң яхшы рәссам»; «Иң яхшы музыкаль бизәлешле спектакль»; «Фестивальдә яңалык».

Фестиваль кысаларында Казан шәһәре мәктәпләренең иң яхшы укучыларыннан оештырылган Балалар жюрие дә эшләячәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International