Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген саклау инспекциясе үткәрә торган традицион “Игътибар, балалар!” акциясендә катнаша. Акция кысаларында, 4 сентябрь көнне, “Тандем” күңел-ачу үзәгендә, Аманулланың “Светофорда кунакта” спектакле күрсәтеләчәк.
Спектакль интерактив рәвештә бара. Геройлар куян балалары Шаян белән Наян урманнан Казанга киләләр, әмма юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр. Икенче геройлар Шлагбаум һәм Светофор куян балаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә. Шаян һәм Наян белән бергә, тамашаны караучы балалар да юл кагыйдәләрен кабатлый, өйрәнә ала.
Тамаша көндезге 15.00 дә була, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте