Татарстанда татар шагыйре, журналист, сәяси эшлекле Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 75 ел тулу билгеләп үтелә

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген, 1 август шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Миңнуллин Роберт Мөгаллим улының тууына 75 ел тула.

Исегезгә төшерәбез, бүген 12:00 сәг. Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узачак.

Ә 10:00 сәг. Казанның Мирный бистәсендәге мөселман зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салыначак, анда Роберт Мөгаллим улының туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре катнашачак.

Татар шагыйре, журналист, сәясәт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге белән берлектә, Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс үткәрергә планлаштыра.

Конкурс балалар һәм үсмерләрнең татар теленә булган кызыксынуын арттыру һәм шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурсның бурычлары: балалар һәм үсмерләр арасында популяр әдәби әсәрләр булдыру; татар телен балалар һәм үсмерләр арасында популярлаштыру; заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү; яңа талантлы авторларны ачыклау.

Конкурс турында тулырак соңрак сөйләрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International