Татарстанның табигать тарихы музее үзенең юбилеен билгеләп үтте

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе

1 сентябрьдә Татарстанның табигать тарихы музеена биш ел тулды.   Шушы вакыйгага багышланган чарада катнашучылар күңелле конкурсларда, белем ишәйтүгә юнәлдерелгән викториналарда, уеннарда, Мавыктыргыч Фән Лабораториясе тамашасында катнаштылар, истәлекле бүләкләр алдылар. Бу көнне музей залларында бәләкәй динозавр Парамошаны, аның дусларын – Кылычтеш юлбарысны, Җир асты хәзинәләре хуҗабикәсен һәм Музейның иминлеген саклаучы Йолдызлар белгечен очратырга мөмкин иде. 

Музейда юбилейга мөнәсәбәтле рәвештә «Сәхифәләр ни сөйли?...» («Листая страницы…») дигән фотокүргәзмә ачылды, анда Музей тормышының иң истәлекле вакыйгалары чагылыш тапкан. 

Музейның лекцияләр залында таш чүкеп һәм сөяктән кисеп ясалган эшләнмәләр куелган иде. Балалар шулай ук  Бажовның «Таш чәчәк» әкияте буенча төшерелгән фильм карадылар.  

2 сентябрьдә  Музейда астрономия, геология, ОБЖ, ботаника, химия, физика, экология, тарих, хайваннар дөньясы, география, математика, хәтта физкультура дәресләре дә узды.

5 - 6 октябрьдә Музей Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган программага чакыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International