Е.А.Боратынский музеенда «Александр Сергеевич Пушкинның Казан аша узуына багышлап…» дигән чара уздырыла

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

5 сентябрьдә 19 сәгатьтә Е.А. Боратынский музеенда «Александр Сергеевич Пушкинның Казан аша узуына багышлап…» дигән чара уздырыла. Ул бөек шагыйрьнең шәһәребездә булып китүенә 180 ел тулуга багышланган.

 А.С. Пушкинның  1833 елның сентябрендә Казанда булып китүе «Пугачев тарихы» китабына һәм  «Капитан кызы» романына материаллар туплау нияте белән кылынган зур сәяхәтенең  (Санкт-Петербург – Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Сембер – Ырынбур) бер өлешен тәшкил итә. Казанда ул шагыйрь Евгенией Боратынский, Казан университеты профессоры Карл Фукс һәм аның хатыны шулай ук шагыйрь Александра Фукс, шагыйрь һәм тәнкыйтьче Эраст Перцов, Пугачев чуалышы шаһитлары: сукно җитештерүче  Василий Бабин һәм сәүдәгәр Леонтий Крупенников белән очраша. «Бу якка юкка гына килмәгәнмен икән», -  ди Пушкин, Казанда алган тәэсирләренә йомгак ясап.

Кичәдә Юлия Җиһаншина борынгы һәм заманча романслар башкарачак.  Боратынскийлар утарындагы реставрация ясала торган алпавыт йортына экскурсия дә бик мавыктыргыч булыр кебек.  

Мәгълүмат алу өчен телефоннар: 236-13-22, 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International