«Казан көзе» III халыкара опера фестиваленең ачык һавада уздырылган йомгаклау концерты Татарстан Республикасы Көнен һәм Казан шәһәре Көнен бәйрәм итүдә күренекле вакыйга булды

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

«Казан көзе» III халыкара опера фестиваленең ачык  һавада уздырылган йомгаклау концерты Татарстан Республикасы Көнен һәм Казан шәһәре Көнен  бәйрәм итүдә күренекле вакыйга булды.  Ул ике сәгать  барды, тамашачылар башкаручыларны көчле алкышлады. Дмитрий Хворостовский һәм Татарстан Республикасы ДСО чыгышлары бик  җылы кабул ителде. Бөтен дөньяда танылган “Очи черные” (“Кара күзләр”) романсын башкарганнан соң Салих Сәйдәшевнең мәшһүр маршын уйнау белән концерт ябылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International