Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры “Йолдызлар Байкалда” VIII Халыкара музыка фестивалендә чыгыш ясый.
Иркутскига музыкантлар «Казан көзе» фестивале тәмамлангач та киттеләр. Оркестр әлеге абруйлы фестивальгә аның сәнгать җитәкчесе Денис Мацуев чакыруы буенча баралар.
Татарстан Республикасы ДСО фестивальнең барлык концертларында да катнашачак. Денис Мацуев, Александр Князев, Полина Осетинская, Василий Герелло, Мария Баянкина, Борислав Струлев, Александр Торадзе, Игорь Федоров һәм башка йолдызлар оркестрга кушылып чыгыш ясаячак.
“Йолдызлар Байкалда” VIII Халыкара музыка фестивале иртәгә ачыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте