3 сентябрьдә «Мир» кинотеатрында «Высокая, как баобаб» («Баобаб шикелле озын буйлы») фильмы журналистлар өчен күрсәтеләчәк

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрьдә (сишәмбе) 15 сәгать 30 минутта «Мир» кинотеатрында «Баобаб шикелле озын буйлы» («Высокая, как баобаб») (Франция-Сенегал, 2012) фильмы журналистлар өчен күрсәтеләчәк. IX Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кертелгән әлеге тулы метражлы фильмны караганнан соң журналистлар арасында фикер алышу булачак.

Әлеге фильмның режиссеры – Джереми Тейчер. Картина  бай этник бизәлеше, Сенегал мөселманнарының тормыш-көнкүреше сурәтләнеше, актерларның үзенчәлекле уены белән җәлеп итә.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге фильмны карарга чакырабыз! Катнашырга теләүчеләр shigabetdinov.pr@gmail.com (Руслан Шиһабетдинов) адресына заявка җибәрә ала.

IX Халыкара мөселман кинофестивале Казан шәһәрендә 2013 елның 5-11 сентябрь көннәрендә узачак. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үтә. Гамәлгә куючылар –Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Мэриясе, Татарстан кинематографлары берлеге һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе белән берлектә Россиянең Мөфтиләр шурасы. Фестивальнең шигаре: «Мәдәниятләр диалогы аша – мәдәни диалогка».

Рәсми сайт:kazan-mfmk.com

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International