«Валерий Чкалов» теплоходында «Самара өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү: торышы һәм перспективалар» дип аталган фәнни-гамәли конференция узды

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2013 елның 28 августыннан 30 августына кадәр «Валерий Чкалов» теплоходында«Самара өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү: торышы һәм перспективалар» дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Анда катнашучылар төбәктә милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу һәм ныгыту чаралары турында фикер алышты.Татарстан тәҗрибәсе аларда аеруча зур кызыксыну уятты.

29 августта Самарадан делегация Казан елга портына килде. Алар арасында–Самара өлкәсе Губернаторы Администрациясе вәкилләре, төбәк һәм шәһәр милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре, Самара өлкәсе Губернаторы Администрациясенең Милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзалары, төбәкнең Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре бар иде. Самара шәһәреннән килгән кунакларны Халыклар ассамблеясе вәкилләре, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары каршы алды.

Күчмә конференциядә катнашучылар башкала буйлап сәяхәт вакытында Кремльдә, музейларда, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булды, милли-мәдәни мохтарият вәкилләре белән аралашты. Очрашу «түгәрәк өстәл» артында барды.

Мәгълүмат өчен: 237-97-88.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International