Республиканың муниципаль районнарында “Авыл клублары” программасы рамкаларында төзелгән күпфункцияле үзәкләр ачыла

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Республиканың муниципаль районнарында узган елда “Авыл клублары” программасы кысаларында төзелгән яңа күпфункцияле үзәкләр ачыла.  

Мондый үзәк беренчеләрдән булып июль ахырында Арча районының Сикертән авылында ачылды. Шундый ук үзәкләр Лаеш районының Державино, Питрәч районының Богородское, Түбән Кама районының Түбән Чаллы, Мамадыш районының Баскан авылларында эшли инде.   

29 августта Азнакай районының Сарлы, 30 августта Аксубай районының Урмандәй, Алексеевск районының  Лебедино, Теләче районының Олы Нырсы авылларында яңа клублар ачылды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International