28 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды.
Мәскәүнең Музыка йортында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Собянин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Тантаналы чара башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Татарстан сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләреннән фойеда оештырылган күргәзмәне карадылар.
Сергей Собянин үзенең чыгышында Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Россиядә Татарстан көннәрен уздыруның матур гадәткә әверелүенә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чараның мәскәүлеләр һәм татарстанлыларга аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бирүен билгеләп китте.
Тантаналы кичә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте