Татарстан Республикасында 1-25 август көннәрендә уздырылучы “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” хәйрия акциясе аз керемле һәм күп балалалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Быел, Казанда яшәүче 1500 якын беренче сыйныфка укырга керүче бала канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре кирәк-яраклары тутырылган сумкаларга ия булачак.
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры коллективы да актив катнашты. Акция кысаларында, кариевлылар булачак беренче сыйныф укучыларына Аманулланың “Светофорда кунакта” спектаклен күрсәтте. Тамаша “Казан ярминкәсе”ндә булды. Өстәвенә, театр җитәкчелеге, хезмәткәрләренең беренче сыйныфка укырга баручы балаларына да бүләк әзерләгән. Быел, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында эшләүче 4 кешенең баласы тәүге тапкыр мәктәпкә бара, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте