Хәтер һәм фаҗига көненә багышланган «Татарстан - Җиңүнең тыл базасы» күчмә стенд күргәзмәсе 20 июньдә Яшел Үзән районында «Мирас-Наследие» балаларны сәламәтләндерү лагеренда ачылды. Күргәзмә лагерь территориясендә узучы «Беренчеләр вакыты» оешмасы сменасы кысаларында эшли. Экспозицияне 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы хезмәткәрләре (ТР Милли музее филиалы) әзерләде.
Күргәзмә 2023 елның 27 июненә кадәр дәвам итәчәк.