27 августта Россия киносы көненә багышланган тантаналы кичә узды

2013 елның 27 августы, сишәмбе
27 августта «Татаркино» ТР ДБМУ базасында Россия киносына багышланган тантаналы кичә узды.   

Кинематографиячеләрне ТР мәдәният министры урынбасары  Гүзәл Нигъматуллина бәйрәм белән котлады һәм тантаналы рәвештә операторлар, ТР Кинематографиячеләр берлеге әгъзалары  Әнвәр Габдрахмановка һәм Фәрит Галиевка “Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелү турындагы ТР Президенты указларын укыды, шулай ук “Татаркино” фильмнар фондын саклаучысы Нина Сорокинага күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен ТР мәдәният министрының Мактау грамотасын тапшырды.

Татарстан Кинематографиячеләре берлеге рәисе Илдар Матуров Россия  Кинематографиячеләре берлеге рәисе  Никита Михалковның бәйрәм белән котлау телеграммасын укып китте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International