«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең икенче сезоны финалы Казан Кремлендә республиканың биш районыннан өлкән сыйныф укучыларын җыйды.
Икенче сезонның җиңүчесе Балтачта укучы Илүзә Исхакова (укытучысы Фәнүзә Коттус кызы Гиматова) булды.
Икенче урынны Саба районының Шәмәрдән лицееннан Илвина Нурмиева алды. Өченче урынны Актаныш 1 нче номерлы урта белем бирү мәктәбеннән Фарыл Рәхмәтуллин яулады (укытучысы Руслан Наил улы Сафиуллин).
Шулай ук конкурсның финалистлары - Казаннан 167 нче номерлы урта мәктәп укучылары Адилә Хөсәенова, Яшел Үзәннән 9 нчы номерлы лицейдан Эмиль Сафин һәм 5нче номерлы гимназия укучысы Зарина Фазылҗанова булдылар.
Тулырак: