Әлмәт драма театры 69нчы яңа иҗат сезонын 26 сентябьдә ачарга җыена. Ике көн – 26 һәм 27 сендә тамашачыларга Т.Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакленең премьерасы тәкъдим ителә.
Бу көннәрдә премьерага соңгы әзерлек эшләре бара. Спектакльдә театрның барлык артистлары катнаша, быел труппага килеп кушылган яшьләр дә әлеге спектакльдә катнашып Әлмәт сәхнәсендә беренче чыныгуларын алачак. Спектакльне танылган артист һәм режиссер Илдар Хәйруллин сәхнәләштерә.
Сезон ачылганчы бер төркем артистлар Самара өлкәсенә гастрольгә китә. Сентябрьнең 11еннән 17сенә кадәр алар өлкә авылларында И.Зәйниевнең “Сагынуларга ни чара?” спектаклен уйнаячак. 19-ында Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда чыгыш ясаячаклар.
Сентябрь аенда театр Б.Брехтның “Туй” спектакле белән I регионара “Театраль Идел” фестивалендә катнаша. Идел буе шәһәрләре ассоциациясе, Самара Театр әһелләре берлеге һәм Самара шәһәр округы администрациясе уздыра торган бу фестиваль әле беренче тапкыр оештырыла. 15еннән 22сенә кадәр ул Самара шәһәрендә уза. Әлмәт театры 18 сентябрьдә 18 сәгатьтә Самара академия театры сәхнәсендә уйный.
Белешмәләр өчен телефоннар: Әнисә Таһирова 8 927 476 82 62
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте