2023 елның 22 июненнән 23 июненә кадәр Казанда начар күрүче инвалидларның һәм аларның дуслары -ярдәмче этләре катнашында Төбәкара ачык «Ике йөрәк янәшә - адымнан адымга эндәшә» дип аталган тернәкләндерү фестивале узачак.
23 июнь 11:00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының ишегалдында фестивальне ачу тантанасы узачак. Кунакларны этләр катнашында концерт программасы, балалар һәм өлкәннәр өчен тематик мәйданчыклар көтә: 8 станция (караңгыда квест, әвәләү, модельләштерү, бармак очларында бар дөнья, мыекка чорнап куй, хикәяче ярдәмче, фотозона һәм башкалар) эшләячәк.
Фестивальнең максаты: сукырларга һәм инвалидларга ярдәм йөзеннән ярдәмче юлчы этләрне халык арасында популярлаштыру.