25 августта Казанда Татар яшьләре көннәре ачылды

2013 елның 27 августы, сишәмбе

25 августта үз мәдәниятенә, милләт тормышына битараф булмаган татар егетләре һәм кызлары XXIII Татар яшьләре көннәренә җыелды. Әлеге чара «Идел» яшьләр үзәге базасында уза (Лаеш районы, Боровое Матюшино бистәсе).

Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, милли кыйммәтләрне пропагандалау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу. Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, журналистика, вокал, хореография буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр дип көтелә. Моннан тыш яшьләр, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, үзләре дә түгәрәк өстәлләр оештырачак.

Әлеге чарада быел Россия Федерациясенең якынча 35 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан) 180ләп делегат катнашу хокукы алган.

Бүген татар яшьләре көннәренең кунагы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы идарәчесе кадрия Идрисова иде. Кадрия Рәисовна яшьләргә министрлыкның чит өлкәләр белән актив эшләве һәм милли проектларыбыз турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International