Хәзерге заман сәнгате галереясендә Радик Минһаҗевның “Кояшлы сюита” дигән күргәзмәсе ачыла

2013 елның 27 августы, сишәмбе

28 августта 16 сәгатьтә Хәзерге заман сәнгате галереясендә Радик Минһаҗевның «Кояшлы сюита» дигән күргәзмәсе ачыла. Анда авторның йөзгә якын эше куелган.

Минһаҗев Радик Вакыйф улы республика, төбәк һәм бөтенроссия күләмендә уздырылган күргәзмәләрдә катнашкан автор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990), ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы (2001). Чистай шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Күргәзмә бер ай дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен: 236-69-31; 89274253236

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International