Муса Җәлилне яд итеп

2013 елның 27 августы, сишәмбе

Ничәнче ел рәттән 25 август көнне халык Казанның 1 Май мәйданында урнашкан Җәлил һәйкәле янына җыйнала. 25 август – татар халкы зур югалтулар кичергән көн: 1944 елның 25 августында, көн уртасында, Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.

Әгәр тарихыбызны күздән кичерсәк, татар халкының батырлыгына тагын бер кат ышанабыз. Бөек Ватан сугышы елларында Плетцензее төрмәсендә барлыгы 2891 кеше корбан булган. Егерме дүрт кеше СССРдан, унбере – татар егете... Бу корбаннар арасында башка милләт язучылары юк.

Җәлил һәм җәлилчеләр һәлак булган әлеге көндә, аларның сулышы өзелгән минутларда  Муса Җәлил һәйкәле янына җыелу – Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора.

Ул көнне Казанның 1 Май мәйданына бер төркем халык җыелды. Алар арасында язучылар, мәдәният әһелләре, сүз осталары, җырчылар, шигырь сөючеләр бар иде.

Килгән халыкны иң беренче булып Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы идарәчесе Кадрия Идрисова сәламләде: “Бу көн – безнең моңсу бәйрәм көне. Чөнки корбан булган татар язучыларының исемнәре, иҗат җәүһәрләре искә алына, кабат барлана икән, шәт, аларның рухлары сөенеп ятадыр. Аларга сөенеч ирешкәндә, нишләп бу көн безнең өчен бәйрәм булмасын. Моңсу бер бәйрәм бу”, – диде һәм һәркемгә тынычлык, матур истәлекле көннәр теләде.

Җәлил һәм җәлилчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт үз чыгышында: “Шәт, Җәлил һәм җәлилчеләрнең безгә ачылып бетмәгән яклары да бардыр. Моабиттан безгә килеп ирешкән берничә генә нөсхә бар, Муса Җәлил мирасы бәлки моның белән генә чикләнмидер”, – дигән фикерләрен җиткерде.

1968 елда шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе булдырылган иде. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторларның – композиторларның, рәссамнарның, галимнәрнең иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә.  Быел әлеге премия бирелә башлауга 45 ел тулды. Мәрасимдә Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары ­ Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, артислардан Римма Ибраһимова, Резеда Галимова, Равил Шәрәфиев, Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Эмиль Талипов башкаруында Муса Җәлил шәхесе, туган җир темасына  багышланган шигырьләр яңгырады.  

Искә алу мәрасименә Муса Җәлилнең якын кешесе – кызы Чулпан Җәлилова да чакырулы иде. “Корбан булган әлеге унбер героебыз үзләренең батырлыгы, иҗаты белән яшәвен, халыкка әле дә булса хезмәт итүен дәвам итә. Ике көн элек Мостафа авылындагы Муса Җәлил музеенда булдым, ул тагын да яхшырган. Муса Җәлил иҗатына игътибар өчен дәүләт җитәкчеләренә, оештыручыларга зур рәхмәт”, – дип хис-тойгылары белән  уртаклашты Чулпан ханым.

Истәлек-архивлардан күренгәнчә, Муса Җәлил музыка сәнгатенә якын кеше була. Ул төрле музыка уен-коралларында уйный, җырга-моңга һәвәслеге белән дә аерылып тора. Кызына пианино сатып алырга теләү хыялы сугышка китү сәбәпле тормышка ашмый кала. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык, аның  бу сәләте киләчәк буынга тапшырылган, күрәсең:  Муса Җәлилнең оныкчыгы  – скрипкачы. Парижда һәм Мәскәүдә үткәрелгән халыкара конкурсларда беренче премиягә лаек булган Михаил Митрофанов скрипка уен коралында көй башкарды.

Искә алу мәрасиме Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Гөлнур Корбанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International