2 июль 10:30 сәгатьтә һәм 12:00 сәгатьтә Казан Кремлендә (1 подъезд, 2 кат) Казан яшь тамашачы театры артистлары "Керпеләр - нәни хыялыйлар" спектаклен күрсәтә. Яшь тамашачы театры проектын музей-тыюлыкка килүчеләр - ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар беренче тапкыр күрә алачак.