Россия көнендә Чистайда туган Россия Федерациясе Герое генерал-полковник Игорь Сергей улы Грудновка һәйкәл ачу тантанасы булды.
Тантанада Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре Идел буе округы командующие вазифасын вакытлыча башкаручы генерал-лейтенант Сергей Просяник катнашты.
Һәйкәл Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәме белән урнаштырылды.